22 июнь 11.00 сәгатьтә Печище авылы Мәдәният йортында Янка Купалы музее (ТР Милли музее филиалы) тарафыннан әзерләнгән күчмә күргәзмә ачылачак. Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган күргәзмә Белоруссиянең халык шагыйре Иван Доминик улы Луцевичның сугыш чоры турында сөйли, ул укучыларга Янка Купала (1882-1942 еллар) исеме астында таныш. Күргәзмә-хәрәкәт экспонатлары тамашачыларга фашизмга каршы көрәшкә багышланган шагыйрь иҗаты турында сөйләячәк.