26нчы июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программа тәкъдим итә.
Кунакларны ниләр көтә соң:
Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе каршындагы мәйданда, 16:00-18:00 сәгатьләрдә:
«Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» тарихи-мәдәни, этнографик мәйданын тәкъдим итү:
Мәйданчыкка килүче кунаклар мичтә пешкән коймак, Саба болыннарында үскән үләннәрдән әзерләнгән шифалы чәй белән сыйлана ала.
Филармония бинасының 1нче һәм 2нче катларында:
18:30-20:30 сәгатьләрдә кунакларны төп сәхнәдә иң яхшы башкаручылар, иҗади төркемнәр, фольклор, халык коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында, Саба районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, йолалары, җыр һәм биюләре чагылдырылган «Милли моңнар Ватаны син - Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы көтә.
Мәгълүматлар алу өчен телефон: 8 (84362) 2-35-35, 2-42-41.