ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

23 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

Тинчурин театры тамашачыларны «Ал яулыклы язмышым» («Тополек мой в красной косынке») спектакле премьерасына чакыра. Бу мәхәббәт, җаваплылык һәм бөтен тормышны үзгәртә алырлык сайлау турында йөрәккә үтеп керерлек тарих.

Татарстан Республикасы Милли музее һәм Горький һәм Шаляпин музее 2026 елның иң яхшы яшь вокалистлары арасында Ф.И. Шаляпин исемендәге шәхси стипендия конкурсын игълан итә.

 

23 гыйнварда сәгать 19:00 да «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе тамашачыларны «Үзгәрешләр китабы» спектакль-перформатив практикасында катнашырга чакыра. Идея авторы һәм режиссеры – Неля Суркина. Күрсәтү М. Сәлимҗанов исемендәге Актер йортында (Щапов урамы, 37) узачак. Күрсәтүдән соң тамашачылар белән фикер алышу булачак. Спектакль 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен, керү теркәлү буенча бушлай.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында мари халкының төп календарь-йола бәйрәмнәренең берсе – Шорыкйол (Сарык аягы) якты һәм күңелле узды.

2 нчедән 11 нче гыйнварга кадәр Татарстан Милли китапханәсе мәйданчыкларында барлыгы 90 төрле форматтагы һәм тематикадагы чара узды. Алар барлык яшьтәгеләр өчен оештырылды, шул исәптән 55 экскурсия һәм 6 күргәзмә.


18
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

2026 елның 18 гыйнварында сәгать 21.40 та «Россия-Мәдәният» телеканалында М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры куйган Дж.Вердиның «Трубадур» операсының телеверсиясе күрсәтеләчәк.

Бүген, 17 гыйнварда – Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Артист көнендә – актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты бинасына урнаштырылды. Такта урнаштыру урыны очраклы сайланмаган, чөнки Рәшидә Җиһаншина 17 ел дәвамында (1971-1988) Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеген җитәкләгән иде.


17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

Артист көнендә Г. Камал исемендәге театрда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Кадерле артистлар! Россия тарихында беренче тапкыр билгеләп үтелә торган бу махсус, истәлекле көн – Артист көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International