2026 елның 18 гыйнварында сәгать 21.40 та «Россия-Мәдәният» телеканалында М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры куйган Дж.Вердиның «Трубадур» операсының телеверсиясе күрсәтеләчәк.
Язма 2023 елның җәендә Казанда ясалган. Спектакльдә төп партияләрне Марина Нерабеева (Леонора), Иван Гынгазов (Манрико), Игорь Головатенко (граф ди Луна), Елена Витман (Азучена), Михаил Казаков (Феррандо) башкарды. Спектакльдә маэстро Марко Боэми (Италия) идарәсендәге М.Җәлил исемендәге ТАДОһБның опера труппасы, хор, мимик ансамбль һәм оркестр артистлары катнашты.
«Трубадур» операсы Казанда 2015 елда режиссер Ефим Майзель (АКШ) һәм рәссамнар Виктор Герасименко (декорацияләр) һәм Виктория Хархалуп (костюмнар) тарафыннан куелды. Постановканың музыкаль җитәкчесе Василий Валитов, яктырту рәссамы – Айвар Салихов, компьютер графикасы рәссамы Данил Герасименко булды.
18 гыйнвардагы «Трубадур» операсын шулай ук телеканалның https://smotrim.ru/channel/4 рәсми сайтында онлайн карарга мөмкин булачак. Телеверсия премьерасы турында тулырак мәгълүмат һәм пресс-релиз – «Россия-Мәдәният» телеканалының https://smotrim.ru/article/4857256?utm_source=internal&utm_medium=kultura&utm_campaign=kultura-promo сайтында.