Артист көнендә актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачылды

2026 елның 18 гыйнвары, якшәмбе

Бүген, 17 гыйнварда – Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Артист көнендә – актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты бинасына урнаштырылды. Такта урнаштыру урыны очраклы сайланмаган, чөнки Рәшидә Җиһаншина 17 ел дәвамында (1971-1988) Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеген җитәкләгән иде.

Тантаналы ачу церемониясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нәтфуллин, Г. Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, РФ ТЭБ – Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге бүлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов, «Созвездие – Йолдызлык» Республика иҗади сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү үзәге директоры Дмитрий Туманов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов, скульптор Венера Абдуллина, Рәшидә Җиһаншина һәм Риза Ишмуратның улы Рафаэль Ишмуратов, Рәшидә Җиһаншинаның оныгы Антуан Ишмуратов һәм башка туганнары, шулай ук Республиканың театр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Актриса Рәшидә Җиһаншина һәм драматург Риза Ишмуратның улы Рафаэль Ишмуратов аның әнисенең гадәттән тыш кеше булуын, беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмавын ассызыклады. «Борчулы вакытта аңа театр директоры булырга тәкъдим иткәч, ул баш тартмады. Һәм 12 ел дәвамында театрны күтәрде», - дип билгеләде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International