23 гыйнварда сәгать 19:00 да «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе тамашачыларны «Үзгәрешләр китабы» спектакль-перформатив практикасында катнашырга чакыра. Идея авторы һәм режиссеры – Неля Суркина. Күрсәтү М. Сәлимҗанов исемендәге Актер йортында (Щапов урамы, 37) узачак. Күрсәтүдән соң тамашачылар белән фикер алышу булачак. Спектакль 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен, керү теркәлү буенча бушлай.
Спектакль борынгы кытай фәлсәфи трактаты «И Цзин» – «Үзгәрешләр китабы»ннан илһам алып, тамашачыны сәнгатьле гамәлдә катнашырга чакыра. Анда һәркем үз катнашу дәрәҗәсен сайлый ала – күзәтергә яки хәрәкәт башлангычы булачак сорау бирергә.
Спектакль башланганчы актерлар тамашачыларга «Үзгәрешләр китабы»на сорау бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Һәр сорау язып алына һәм гексаграммаларның символик теленә – кытай фәлсәфәсендә күзаллаулар һәм уйланулар өчен кулланылган борынгы билгеләр системасына тәрҗемә ителә. Бу гексаграммалар алга таба сәхнә гамәле өчен нигез була.
Актерлар тамашачылар белән бергә «Үзгәрешләр китабы»нда салынган гомумилек идеясен тикшерә. Спектакль барышында әйтелгән сораулар тамашачыларда җавап табамы, борынгы текстның метафорик киңлегендә һәм заманча биюдә җаваплар туамы?
Спектакльгә керү теркәлү буенча бушлай.
Э-моциянең ВКдагы төркеме: https://vk.com/e_mociya