Татарстан Милли китапханәсенең Яңа ел программасында ике меңнән артык кеше катнашты

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2 нчедән 11 нче гыйнварга кадәр Татарстан Милли китапханәсе мәйданчыкларында барлыгы 90 төрле форматтагы һәм тематикадагы чара узды. Алар барлык яшьтәгеләр өчен оештырылды, шул исәптән 55 экскурсия һәм 6 күргәзмә.

Яңа ел каникуллары көннәре дәвамында Милли китапханәдә ике күргәзмә эшләде.
Милли китапханәнең уку залларында 3 китап экспозициясе оештырылды:

· «Кыш бабай һәм китап могҗизалары кунагында» (1 нче кат фойесы)
· «Яңа ел тарихлары» (классик уку залы)
· «Кар патшалыгында, салкын дәүләттә» (балалар залы)

Киң балалар һәм гаилә программасы эченә кимекоми япон техникасында чыршы шары ясау буенча осталык дәресе, өч квиз («Әкият артыннан әкият», «Ә» операциясе», «Чыршы нәрсә яшерә»), ике балалар басмасының тәкъдиме («Тәртиплелек турында мавыктыргыч китап» һәм татар телендәге «Барсиклар һәм Неко» комикс-буяу китабының икенче томы) керде.

Шулай ук Милли китапханәнең Яңа ел программасы кысаларында «Мишкины книжки» һәм «Читашки» балалар китап клубларының очрашулары, «Диа-Позитив» лабораториясе, Казанның KUZ анимация клубының Яңа ел күрсәтүе, «Яңа ел Киномарафоны» совет мультфильмнарын күрсәтү һәм фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International