“Хәзинә”дә - берьюлы ике күргәзмә

2011 елның 19 декабре, дүшәмбе
20 декабрьдә 17.00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясе залларында Татарстан Рәссамнар берлегенең 75 еллыгына багышланган ике күргәзмә ачыла.
Беренче күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сакланучы һәм татар мәдәнияте һәм сәнгате тарихына кергән картиналар урын алачак.
Икенче күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре куелачак. Алар автопортрет жанрында башкарылганнар. Күргәзмәнең исеме дә шуның белән бәйле - «Татарстан Республикасы сәнгате. Автопортрет».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International