13 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Мир куклы. Уенчыклар, XIX-XX гасырлардагы аксессуарлар һәм курчаклар уникаль курчаклар музее җыелышыннан күргәзмә ачылды.
20 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Янка Купала музеенда «Бәйрәм безгә килә!» күргәзмәсе ачылачак.
«Хыялга бер адым» – Тинчурин театры өчен махсус язылган яңа әсәр.
18-19 декабрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин, режиссер – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның өченче премьерасы.
Фестивальнең хедлайнерлары - Марина Карпова, Марат Яруллин һәм “Зәкәрия” фолк-төркеме
Киләсе елның 4-5 гыйнварында Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» фестивале узачак. Аны уздыру үзенчәлекләре турында «Татар-информ»мәгълүматагентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Татарстан Республикасында «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI сезонының иң яхшы спектакльләрен турыдан-туры күрсәтү этабы узды. Театр эшлеклеләре, мәдәният өлкәсендә җәмәгать фикере лидерлары, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге вәкилләре исәбеннән региональ эксперт жюри балалар һәм яшьләр театр студияләренең иң яхшы спектакльләрен карады.
16 декабрьдә 18:30 да Салих Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 85 еллыгына багышланган «Татар музыкасы энҗеләре» концерты була.
2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
9 декабрьдә Тәтеш районы Мәдәният йортында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды. Биредә «Дан Геройлары турында мәңгелек булсын!» бәйрәм концерт программасы узды.
Акция 15 декабрьдә якшәмбе көнне Россиянең ун шәһәрендә узачак. Казанда проект Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Пушкин урамы 86 нчы йортта ачылачак.
“Әкият” балалар үзәгендә Татарстан Республикасы балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләренең “Балалар сәнгать мәктәбе. Иҗади компетенцияләрнең комплекслы кластеры».
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры коллективы үз тарихында беренче тапкыр Кытайга гастрольләргә китә. 2024 елның 13 декабреннән 2025 елның 1 гыйнварына кадәр балет труппасы һәм театр оркестры Кытай Халык Республикасы шәһәрләрендә 15 спектакль һәм 4 концерт бирәчәк.