Казанда Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 85 еллыгына багышланган «Татар музыкасы энҗеләре» концерты була

2024 елның 13 декабре, җомга

16 декабрьдә 18:30 да Салих Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 85 еллыгына багышланган «Татар музыкасы энҗеләре» концерты була.

Сез татар музыкасының милли байлыгы булган «алтын фонды» әсәрләрен ишетерсез.

«НОВАЯ МУЗЫКА» яшьләр симфоник оркестры, дирижер Анна Гулишамбарова һәм атаклы солистлар «Татар музыкасы энҗеләре» концертын тәкъдим итә.

“Татар музыкасы энҗеләре” дигән кушып җыйган бай музыкаль материал буыннарны һәм мәдәниятне берләштерүче зур вакыйга булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International