Фестивальнең хедлайнерлары - Марина Карпова, Марат Яруллин һәм “Зәкәрия” фолк-төркеме
Киләсе елның 4-5 гыйнварында Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» фестивале узачак. Аны уздыру үзенчәлекләре турында «Татар-информ»мәгълүматагентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Чараның спикерлары: Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Таткультресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова, «Аграр яшьләр берләшмәсе» рәисе Миләүшә Заһидуллинна.
Конференцияне Анастасия Софьина ачты. Республиканың Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Татарстанның туристлык үзәкләренең Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, быел Казан якынча 150-160 мең кунак кабул итәр дип көтелә.
""Кукмара итекләре" фестивале - кышның иң кызыклы вакыйгаларыннан берсе. Зур туристлык потенциалы булган юнәлеш буларак, Кукмара үзе кызыксыну уята. Фестиваль туристларга бәйрәм атмосферасын тою белән бер рәттән, халык кәсебе белән танышу, сувенирлар алу өчен менә дигән мөмкинлек», – диде Софьина.
Анастасия Валерьевна шулай ук Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының Кукмара районыннан хезмәттәшләре белән берлектә фестивальгә килгән кунаклар файдалана алырлык юлкүрсәткече әзерләвен дә билгеләп үтте. Ул туристларга фестивальдән тыш Кукмара районы һәм аның истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның Кукмара районы киез итек-киез кәсебе белән дан тота һәм төрле киез аяк киеме, йон эшләнмәләр җитештерүче әйдәп баручы үзәк булып тора.
"Кукмара итекләре" халык иҗаты Фестиваль–ярминкәсен без 2015 елдан бирле гамәлгә ашырабыз. Бу юлы чара Бөтенроссия масштабындагы узачак. Гаризалар кабул итү кампаниясе йомгаклары буенча, фестивальдә сигез район катнашачак, алар арасында – Татарстанның Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Балык Бистәсе муниципаль районнары һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән командалар булачак»,-дип сөйләде Айгөл Әхмәтшина.
Моннан тыш, спикер ассызыклавынча, юбилей фестивале ике көн дәвам итәчәк – 4 һәм 5 гыйнвар. Беренче көнне катнашучылар шәһәрнең истәлекле урыннарына, шулай ук киез итек-киез комбинатына барачак, анда киез итек җитештерү процессы белән якыннан танышып кына калмыйча, киез итек кәсебенә багышланган мастер-классларда да катнаша алачак. Икенче көнне, 5 гыйнварда, Кукмараның Комсомол мәйданында, фестивальне ачу тантанасы узачак. Кунакларны катнашучы командалар арасында иҗади һәм спорт ярышлары, итекләр, кулдан эшләнгән әйберләр һәм җирле сувенирлар ярминкәсе, милли ризыклардан авыз итү, Кукмараның атаклы итекләрен әзерләү буенча мастер-класслар көтә.
Әхмәтшина сөйләвенчә, юбилей фестиваленең үзенчәлеге - "Итекле футбол" ярышы булачак, анда Татарстанның 10нан артык командасы катнашачак.
"Икенче көн фестивальгә йомгак ясау белән тәмамланачак. Һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак. Кунаклар һәм катнашучылар өчен бу кичәдә чакырылган кунаклар: Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Карпова, татар эстрадасы артисты Марат Яруллин һәм "Зәкәрия" фольк-төркеме чыгыш ясаячак", – дип йомгаклады А.Әхмәтшина.
Ул шулай ук быел ноябрь аенда вакыйгалы туризм өлкәсендә «Кукмара итекләре» проекты командасы 100 000 гә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Russian Event Awards премиясенең 3 нче урынына лаек булды, дип уртаклашты.
"Фестивальгә килгәч, сез Кукмара итекләрен генә түгел, башка кызыклы киез эшләнмәләр дә сатып ала алачаксыз. Бу фестивальгә бөтен гаилә белән килергә мөмкин һәм килергә кирәк. Монда Кукмараның матурлыгына һәм бәйрәм атмосферасына күмеләчәксез", - дип ышандырды Алсу Мифтахова.
Миләүшә Заһидуллина, үз чиратында, «Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган футбол турниры турында җентекләбрәк сөйләде. Аның сүзләренчә, спорт чарасында авыл территорияләрендә яшәүче яшьләр катнашачак.
"Кукмара районы - агросәнәгать комплексы алдынгыларның берсе. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең дә катнашу мөмкинлекләре барлыгын да ассызыклыйбыз. Барысына да шат булачакбыз. Безнең яктан - авыл территорияләрендә уза торган теләсә нинди чараларга максималь ярдәм гарантияләнә», – дип чыгыш ясады Заһидуллина.
«Кукмара итекләре» фестивале Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, декоратив – гамәли иҗатын, һөнәрчелеген саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, фольклор коллективларга, халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Чараны гамәлгә куючылар - Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды һәм Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районы администрациясе һәм Кукмара киез итек-киез комбинаты.