2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
9 декабрьдә Тәтеш районы Мәдәният йортында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды. Биредә «Дан Геройлары турында мәңгелек булсын!» бәйрәм концерт программасы узды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
“Дан Геройлары турында мәңгелек булсын!” дип исемләнгән концерт программасы 2025 ел дәвамында Тәтеш районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә планлаштырылган патриотик тематика концертларын оештыруның югары планкасын бирде.