ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кремль яр буе территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты әсәрләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылган. 
Бәйрәм программасында: коймакка бәйле персонажлар катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу программалары, призлар уйнату, кышкы уеннар, яшьләр биюләре һәм уеннары.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты оештыра.
Бәйрәм 5 март 13.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Казан, Кремль яр буе, Федосеев урамы., 1 йорт узачак.
Бәйрәмне ачу тантанасы 14:00 сәгатьтә планлаштырыла.
Карачкыны яндыру тантанасы 16:30 сәг. 
 

Язны итальянча каршылыйбыз:  RIFF VIII Россия-Италия кинофестивале «Мир» кинотеатрында 3-13 мартта узачак.
Инде сигезенче тапкыр RIFF фестивалендә Италия фильмнарының зур программасы - 9 картина тәкъдим ителәчәк.
Билетлар  https://kinoteatr-mir.ru сайтында https://tatarkino.us20.list-manage.com/track/click?u=e28ecbb7d26686114968c6ad6&id=cb3ac93d31&e=768cf747f3 КАЗАНДА RIFF КИНОФЕСТИВАЛЕ 2022 

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2 март Мәскәүдә 85 нче яшендә Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева (1937-2022) вафат булды.
Земфира Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәүдә туган. 1964 елдан бирле Республика күчмә театрында эшләгән (хәзерге К.Тинчурин театры). 1974 елда читтән торып ГИТИС актерлык факультетын тәмамлый. 1995 елда лаеклы ялга китә. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән.
Земфира Досаеваны озату 4 мартта Мәскәүдә узачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Земфира Досаеваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
 

Хәрби-тарихи җәмгыять «Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсын игълан итте (РФ ВЕЛИКИЙПЕТР).
Конкурс Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала (ВЕЛИКИЙПЕТР.РФ сайтында гариза тутырырга кирәк). 
Конкурс ике этапта уза.
Гаризалар 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.
2022 елның 19 июленнән 15 августына кадәр конкурсның икенче этабына төп нөсхәләр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 15 сентябрендә игълан ителәчәк.
Конкурста 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр номинациядә җиңүче мәгариф һәм белемен үстерү өчен  заманча планшетлар алачак, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
 


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген 2 март “Әкият” курчак театрында Николай Гумилевның “Алла баласы” пьесасының беренче укылышы булып узды. 
Проект өстендә режиссер-куючы - Беларусь Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Жюгжда, рәссам-куючы - Людмила Скитович, композитор - Павел Кондрусевич, хореограф - Ирина Ткаченко эшли.
«Алла баласы» спектакленең премьерасы 2022 елның 15 апрелендә булачак. Спектакль “Бердәм Россия” - “Кече ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
 

3 март 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм Б.Урманчы исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россия сәнгать академиясенең корреспондент- әгъзасы Абрек Әмир улы Абзгильдинның (1937 - 2013) тууына 85 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла.
Сабантуй темасы Абзгильдин иҗатында төрле жанрларда һәм вариацияләрдә гәүдәләнә («Капчык киеп йөгерү», «Көянтә белән йөгерү», «Ат чабышы», «Көрәш», керамик ризыклар сериясе һәм башкалар).
Рәссам иҗатында һәрвакыт сәнгать дөньясы шәхесләре - музыкантлар (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина), шагыйрьләр һәм язучылар (Дэрдмэнд, Ф.Борнаш, М.Кәрим), рәссамнар (Б.Урманчы), галимнәр (М.Алпатов) урын ала.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыгыннан якынча 70 рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәре күрсәтеләчәк.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

2 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен үткәрелә торган «Халык көйләре» Бөтенроссия фестивале ачыла. 
Фестивальгә 2015 елда нигезл салынды һәм ул даими рәвештә ел саен март аенда уздырыла. 
Россиянең танылган һәм әйдәп баручы коллективы - ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәмен оештыруда төп фикер иясе булып тора.
Быел фестиваль кысаларында өч концерт узачак:
2 март 2022ел - "Бию аша галәм". Дагыстанның «Лезгинка» дәүләт академия бию ансамбле (Дагыстан Республикасы)
17 март 2022ел - "Язгы калейдоскоп".  Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, солистлар -  Вячеслав Змеу (панфлейта, Мәскәү шәһәре), һәм Халыкара конкурслар лауреаты, композитор Мария Селезнева (аккордеон, Мәскәү шәһәре).
26 март 2022ел - "Рус оркестры - рус рухы". Ульяновск дәүләт халык уен кораллары оркестры, Ульяновск өлкәсе филармониясенең әйдәп баручы иҗат коллективларының берсе.
Фестивальнең барлык концертларына «Пушкин картасы» программасы буенча керергә була.

1830 елда А.С. Пушкин дүрт пьесадан торган цикл яза, ул аны"Кечкенә трагедияләр"дип атый. Шагыйрь Болдинода сөргенлектә, тирә-юньдә холера котыра – нигә әле нәкъ менә 2022 елда бу текстларга әйләнеп кайтмаска?

Конкурсның төп бурычлары - татар халык, классика, эстрада музыкасын  башкаручы сәләтле яшьләрне эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь талантларны һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен уңай шартлар тудыру. 
 Республиканың меңләгән талантлы балалары ел саен бәйгедә катнаша, ә җиңүчеләр зур сәхнәдә профессиональ артистлар белән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия була.
"Сәйлән" проектының яңа сезонында катнашу өчен 2022 елның 3 июленә кадәр җыр яздырырга, анкета тутырырга һәм барысын да seilen@shayantv.ru электрон адресына җибәрергә кирәк! 
АНКЕТА
Нигезләмә
 

4 март 11:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Кино+Театр” республика акциясенә багышланган матбугат конференциясе булачак. 
Матбугат конференциясендә ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Г. Камал театры директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин катнаша.
 "Кино+Театр" проекты беренче тапкыр 2019 елда Россияда театр елында тормышка ашырылган иде. «Кино+Театр» республика акциясе тамашачыларда уңай тәэсирләр калдыру сәбәпле дәвам итте.
Проект 6 март көнне Казанда "Кара чикмән" ("Кара бурка") спектакле ачылачак (2002 ел).
«Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты кысаларында:
6 март 12:00 сәг. - "Кара чикмән" спектакле күрсәтеләчәк;
13 март 12:00 сәг - "Банкрот" спектаклен күрсәтү булачак;
20 март 12:00 сәг. - "Хуҗа Насретдин" спектаклен күрсәтү булачак;
27 март 12:00 сәг  - "Ханума" спектакле күрсәтеләчәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International