2 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен үткәрелә торган «Халык көйләре» Бөтенроссия фестивале ачыла.
Фестивальгә 2015 елда нигезл салынды һәм ул даими рәвештә ел саен март аенда уздырыла.
Россиянең танылган һәм әйдәп баручы коллективы - ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков рус мәдәнияте һәм Россия фольклоры бәйрәмен оештыруда төп фикер иясе булып тора.
Быел фестиваль кысаларында өч концерт узачак:
2 март 2022ел - "Бию аша галәм". Дагыстанның «Лезгинка» дәүләт академия бию ансамбле (Дагыстан Республикасы)
17 март 2022ел - "Язгы калейдоскоп". Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, солистлар - Вячеслав Змеу (панфлейта, Мәскәү шәһәре), һәм Халыкара конкурслар лауреаты, композитор Мария Селезнева (аккордеон, Мәскәү шәһәре).
26 март 2022ел - "Рус оркестры - рус рухы". Ульяновск дәүләт халык уен кораллары оркестры, Ульяновск өлкәсе филармониясенең әйдәп баручы иҗат коллективларының берсе.
Фестивальнең барлык концертларына «Пушкин картасы» программасы буенча керергә була.