«Әкият» курчак театрына «Алла баласы» спектаклен кую өчен режиссер Олег Жюгжда килде

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүген 2 март “Әкият” курчак театрында Николай Гумилевның “Алла баласы” пьесасының беренче укылышы булып узды. 
Проект өстендә режиссер-куючы - Беларусь Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Жюгжда, рәссам-куючы - Людмила Скитович, композитор - Павел Кондрусевич, хореограф - Ирина Ткаченко эшли.
«Алла баласы» спектакленең премьерасы 2022 елның 15 апрелендә булачак. Спектакль “Бердәм Россия” - “Кече ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International