Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2 март Мәскәүдә 85 нче яшендә Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева (1937-2022) вафат булды.
Земфира Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәүдә туган. 1964 елдан бирле Республика күчмә театрында эшләгән (хәзерге К.Тинчурин театры). 1974 елда читтән торып ГИТИС актерлык факультетын тәмамлый. 1995 елда лаеклы ялга китә. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән.
Земфира Досаеваны озату 4 мартта Мәскәүдә узачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Земфира Досаеваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.