Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында "Киттек!" гастроль проекты турында матбугат конференциясе булып узды. Проект 8 бәйсез театрны берләштерәчәк һәм Россиянең 4 шәһәрендә узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Г.Камал театрның архитектура концепциясен эшләү буенча халыкара ачык конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг булып узды.
Кичә озак вакытлы авырудан соң 87нче яшендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илдус Дәүләт улы Якубов вафат булды.
2021 елның 14 октябрендә Казахстанның Уральск шәһәрендә «Вакыт сулышы. Тукай - мәңгелеккә сәяхәт» мәдәни-агарту проекты кысаларында иҗади чара узды. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы кинематографистлар берлеге, Уральск шәһәренең татар мәдәни үзәге ярдәме белән оештырылды.
2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2022 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары исемлеге төзеләчәк.
Татарстанда «Анатолия җиле» хәзерге заман төрек рәссамнары күргәзмәсен ачу кысаларында мәдәният министры И.Әюпова Казанда Төркия Республикасының генераль консулы Исмәт Эрикан һәм Төркия рәссамнары белән очрашты.
Хөрмәтле журналистлар!
Әлеге программа бүген ачылды, анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул программаның мөмкинлекләре, үзенең шәхси уку тәҗрибәсе турында сөйләде, тыңлаучыларга укуларында уңышлар теләде.
Кичә рус халык җыры «Каравон» ансамбленә һәм Төбәкара рус фольклоры «Каравон» фестиваленә нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Алексей улы Трусов вафат булды.
Һәрберебез республиканың сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлеш буларак җиңү яулавына ярдәм итә ала. Татарстан өчен (russia.nat-geo.ru.) сайтында тавыш бирегез.