Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясе җиңүчеләре игълан ителде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 елның 27 мартында халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Тантана" Театр премиясендә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Бүләкләү тантанасы беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Соңгы елларда Кама аръягы күренекле театр проектларын җәлеп итү һәм ачык театр постановкаларын тормышка ашыру урынына әверелә. Әйтик, Аяз Гыйләҗев исемендәге театр төрле мәдәни институцияләр һәм креатив индустрияләр хезмәттәшлегенең уникаль мәйданчыгы була алды, ә быел шәһәрдә «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачу планлаштырыла.

Тантаналы чарада ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Быел ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Комиссия актерлар арасында 42 лаеклы номинантны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International