Музейга тарихның бер өлешен бүләк ит!

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында «Бүләкләр көннәре» узачак.

Бу музейның туган көнендә ел саен уздырыла торган акция, ул 1895 елның 5 апрелендә тарихны сөючеләргә үзенең ишекләрен ача. Акция вакытында Казанның, республиканың, илнең һәр шәхесе музейга тарих белән бәйле предмет яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Һәр бүләк - тарихны һәм мәдәниятне саклауга өлеш кертү.

Милли музейда 900 меңнән артык предмет бар. Алар арасында борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактлары, совет иленең һәм хәзерге Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләре һәм документлары бар. Музей предметлары иҗтимагый әһәмият, кайчакта - шәхес турында сөйли һәм монда - коллекционерларның һәм бүләк китерүчеләрнең өлеше зур.

Акция вакытында музейга бүләгеңне көн саен сәг.10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Әйберләрне кабул итү документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт булу мәҗбүри. Әгәр дә сез бүләк итәргә җыенган әйбернең тарихын беләсеә икән, бик шәп булыр: предметның тарихы да кыйммәткә ия.

Татарстан Республикасы Милли музее Кремль урамы, 2 йортта урнашкан. "Бүләк көннәре" турында мәгълүматны (843) 292-67-09 һәм 292-85-76 телефоннары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International