ТР мәдәният министры ТР Президенты делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты белән килде

2022 елның 29 марты, сишәмбе

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Дубайда (29-31 март) ел саен уздырыла торган Инвестиция форумында (Annual Investment Meeting (AIM) катнашу.

Быел махсус күргәзмә кысаларында Dubai Exhibition Center күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы стенды урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов Ирада Әюпова белән бергә күргәзмә стендларын карады. Экспозициянең төп темасы - Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм цифрлаштыру. Стендта «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» Халыкара икътисади саммиты; Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу; IT-парк; Хәләл Цифра экосистемасы; Visit Tatarstan; Made in Tatarstan; Invest in Tatarstan кебек экспонентлар урнаштырылган.

Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясенең берничә зонасы бар. Үзәк презентация зонасы кунакларны һәм килүчеләрне сәламләүгә багышланган. Моннан тыш, тач-экранлы экспонент зоналары, аралашу өчен бүлмәләр һәм милли татар кухнясы урнашкан лаунж-зона бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International