Кадерле дуслар!

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Татарстанның театр коллективларын һәм театр сәнгатен яратучыларны чын күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйм!

Без Татарстанның бай театр мирасы, уникаль режиссерлык мәктәбе һәм күренекле актерлары белән горурланабыз. Республикада һәр театр сезоны безне яңа премьералар һәм оста рольләр, яңа талантлар, төрле фестивальләр һәм кыю экспериментлар белән сөендерүен дәвам итә.

Татарстан театр коллективларының, актерларның һәм режиссерларының осталыгы тамашачының чиксез мәхәббәте белән генә түгел, ә халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә һәм конкурсларында һөнәри җиңүләре белән билгеләп үтелә. Тиздән «Алтын битлек» Бөтенроссия милли театр премиясе лауреатлары игълан ителәчәк, анда Татарстан театр коллективлары актив катнаша. Аларга һөнәри уңышлар телибез.

Халыкара театр көнендә без традиция буларак «Тантана» театр премиясенә йомгак ясыйбыз, яңа лауреатларны хөрмәтлибез. Быел тантана Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрының яңа бинасында узачак. Бу вакыйга очраклы түгел - Россияда Кама аръягы театр сәнгатен үстерүнең тагын бер үзәге булачак.

Тиздән Чаллыда "Мастеровые" рус драма театрының яңа бинасы сафка басачак, алдагы елларда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзү планлаштырыла. «Мәдәният» милли проекты һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән театрларның матди-техник базасын ныгытуга, профессиональ кадрлар әзерләүгә, гастроль эшчәнлеген камилләштерүгә аерым игътибар бирелә.

Уңышлары белән Һөнәри коллективлар гына түгел, халык коллективлары, үзешчән театрлар, яшьләр иҗат берләшмәләре дә хезмәтләре белән сокландыра.

Театр әһелләренә яраткан хезмәтләрендә тугрылык, безгә бүләк иткән уңай тәэсирләре өчен рәхмәтемне белдерәм! Сезгә иҗади уңышлар һәм тамашачыларның кайнар алкышларын, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International