ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

1 гыйнвардан «Пушкин картасы» номиналы 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, 1 февральдән «Пушкин картасы» буенча мәдәни чаралар исемлеген киңәйтү турында карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Петрозаводск шәһәрендә Россия милли театрлары Ассоциациясе конференциясе ачылды. Чарага илнең төрле төбәкләреннән 31 театр вәкиле җыелды. Татарстан Республикасы делегациясен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкләде. Делегация составына Г.Кариев исемендәге театр директоры Луиза Шарова, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев керде.

Конференциядә катнашучылар Россиядә милли театрларның хәзерге торышы, шулай ук театрның заманча мәгълүмати киңлектәге позициясе турында фикер алыша.

Конференция кысаларында Карелиянең Милли театрында Ассоциация эшенең төп принципларын билгели торган Меморандумга кул куелды.

«Бер дулкында» -яңа уртак программа шулай дип атала.

12 гыйнварга планлаштырылган  концерт төркемнең 25 еллыгы уңаеннан зур музыкаль марафонга старт бирәчәк. Программага төркем тарафыннан чирек гасыр дәвамында язылган җырлар, шулай ук берьюлы берничә премьера кертелгән. Иншалар белән композитор Ильяс Камал шөгыльләнә.

Концерт 12  гыйнвар 19:00 сәг башлана.

С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы, Ирек мәйданы, 3.

Иртәгә 2022 елның 11 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасында мәдәни һәм массакүләм чаралар үткәрү нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг узачак.

Катнашалар:

Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары

Әдһәмова Юлия Ильдар кызы – ТР мәдәният министры урынбасары

БАЛАХОНЦЕВА Айгөл Евгений кызы – ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары

СЕРГЕЕВ Сергей Валентин улы-Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы

АБЗАЛОВ Азат Искәндәр улы-Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы

Хөрмәтле коллегалар, брифингта катнашырга чакырабыз.


6
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

​Интерактив бәйрәм программасы Раштуаны каршылауга багышланган, аны бәйрәм итү традицияләрен саклауда безнең төбәктә фольклор-этнография коллективлары актив роль уйный.

Бәйрәмдә кунаклар Казанның «Верес» фольклор ансамбле белән бергә күңел ача, бии, җырлый, импровизацияләнгән урам тамашаларында катнашачаклар. Шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендә җирле яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре, тормыш көнкүреше танышачак һәм урамнар буйлап йөрү, халык уеннары белән бергә чәй эчү һәм сыйлану белән тәмамланачак. Чарада утрау-шәһәрчекнең архитектура ансамбле чыгышлары да кунакларга бәйрәм көефен өстәр дип көтелә.

Раштуа бәйрәме 7 гыйнварда 14.00, 16.00 сәг. узачак.

Билетлар: https://kzn.kassir.ru/prazdniki/interaktivnaya-prazdnichnaya-programma-rojdestvo-v-sviyajske

«Пушкин картасы» белән түләү мөмкинлеге бар.

Белешмәләр өчен телефон: 89870030747.


5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда урман һәм кеше турында фильм төшерелде. Кеше һәм урман мөнәсәбәтләре арасында уртаклылыкны табу турында фикерләү тикшеренү фильмы.

Буа районының Черки - Килдураз авылында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның күренекле рәссамы, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды.

Бүген Казанның Чехов урамында урнашкан 53нче йортында Татарстан Республикасының беренче вице-президенты, ТР Дәүләт Советының элеккеге рәисе һәм 1998-2003 елларда Евросоюзда РФ вәкиле булган Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды. 2022 елның 5 гыйнварында аңа 70 яшь тулган булыр иде.


4
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында белешмәлек.


31
декабрь, 2021 ел
җомга

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Мәдәният тармагының барлык хезмәткәрләренә уңышлы һәм җаваплы эшчәнлекләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Узып баручы катлаулы елны сез лаеклы үттегез, яңа форматларга җайлаша алдыгыз, хәтта күп очракларда әлеге ысулларны, эш формаларын үзегез уйлап таптыгыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International