Жюри тарафыннан Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), "ПТМ Архитектор Бакулин Герман Алексеевич" (Казан, Россия) бюросы лидерлыгы астындагы конссорциум җиңүче булып сайланылды.
24 февраль Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музее) яшь прозаикларга һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшырылачак.
Быел дәгъвачылар өчен махсус белем бирү һәм мәдәни программа булдырылган.
Казан федераль университеты, Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы белән бергә дәресләр, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашу чаралары әзерләнгән.
Чараның кульминациясе - «Проза» һәм «Сәнгати тәрҗемә» номинацияләрендә Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне тапшыру булачак.
Программа
12:00 - "Истәлеккә. Шәриф Камал" камера күргәзмәсен ачу .
12:15 - Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы.
13:30 - Шәриф Камал премия лауреатларының язучының өстәле артында истәлекләрен теркәү тантанасы.
17.00 - ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Эмиль Җәләлетдиновның камера концерты.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә оештырылган “Аулак өй - баттл” проекты мәктәп укучылары, студентлар һәм төрле районнарда яшәп иҗат итүче каләм тибрәтүчеләр арасында әдәби бил алыш форматында уза.
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды.
Кунакларга Камал театрының архитектур концепциясен эшләү конкурсында финалга чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.
Җиңүчене 17 февраль көнне 11:00 сәгатьтә онлайн-форматта узачак матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр.
26 февраль "Мәскәү" мәдәният үзәгендә Кышкы шигъри слэм узачак. Ул Казанда шигъри слэм сериясенең икенче сезонын ачачак. Кунаклар 17:30 сәг чакырылган. Быел слэмнар сериясенең темасы - "Кара һәм Ак".
Ел дәвамында шагыйрьләр яхшылык һәм яманлык, хаос һәм тотрыклылык, чынбарлык һәм фантазия темаларына фикер алышачаклар.
Кышкы слэм нигезенә "Тормыш һәм үлем" темасы алынган.
Шагыйрьләр бу теманы иҗади бәйгедә ачачак, ә тамашачылар аны беренче турда тавыш бирү юлы белән 15 автордан 7 кеше сайлаячаклар, ә икенчесендә иң яхшы 3 шагыйрьне билгеләячәкләр.
Тамашачылар проектның рәсми сайтында теркәлә ала:
http://poetry-slam.ru/
2022 елның 19 февралендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында яшь каллиграф, Мимар Синан исемендәге Истанбул сәнгать университеты студенты, Россия һәм Халыкара күргәзмәләр һәм конкурслар лауреаты Айзат Минһаҗевның «qot» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Проект ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Күргәзмә татар каллиграфиясе сәнгатен, татар халкы тарихын торгызуга һәм танытуга багышланган. Рәссам гарәп, латин графикасы, рун язуы, шулай ук кириллица, кытай каллиграфиясе, заманча гарәп типографиясен кулланып үз стилендә иҗат итә.
Күргәзмәдә төрле материалларда эшләнгән хезмәтләр тәкъдим ителәчәк - бетон плитәләр, пыяла һ.б.
Күргәзмәгә керү өчен теркәлү узарга кирәк:
15 февраль Арча балалар сәнгать мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев һәм “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф.Касыймов катнашында халык җыены булып узды.
Очрашу барышында Ирада Хафизҗан кызы Татарстанның «Мәдәният» милли проектларын, «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашырудагы уңышларны сөйләп үтте.
Шулай ук мәдәният тармагын цифрлаштыру, креатив индустрияләрне үстерү, матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча куелган бурычлар да яңгырады.
2022 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында Арча балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, дип билгеләп үтте министр.
2022 елның 17 - 21 февралендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 13 нче махсус оештырылган «АРТ - галерея. Казан» күргәзмәсенә чакыра.
Күргәзмәгә үз әсәрләрен Казаннан һәм гомумән, Татарстан Республикасыннан 170тән артык рәссам, Россиянең 9 төбәгеннән килгән 20 шәһәр вәкиле тәкъдим итәчәк.
Күргәзмә үзәкнең ике павильонында - 3 нче номерлы павильонда һәм төп павильонда урнашачак.
Шулай ук күргәзмә кысаларында Казан һәм Татарстан Республикасы оешма вәкилләренең «Сәнгать һәм бизнес» дип исемләнгән эшлекле очрашулары планлаштырыла. Бизнес-очрашулар 18 февральдә 13.00 сәгатьтә 3 нче павильонда узачак.
А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм ЖИВаGO төркеме Халыкара туган тел көненә багышланган «Яңа мәгънәләр» уртак программасын тәкъдир итә.
Программада рус классиклары шигырьләренә - Державин, Пушкин, Пастернак, Цветаева, Бродский, Есенин, Маяковский, Блок - авторлык композицияләре тәкъдим ителә.
Программада шулай ук Татарстан авылларында җыелган фольклор материал нигезендә җырлар яңгыраячак.
Концертлар 21 февральдә 13.00 һәм 15.30 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә узачак.
Билетларны kassir.ru (Пушкин картасы буенча) алырга мөмкин.
12 февральдә Татарстан киносы көннәре кабат Свердловск өлкәсенә әйләнеп кайтты.
Татарстан кунакларын сәламләргә югары дәрәҗәле кунаклар - ТР УрФОдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсенең мәдәният министры урынбасары Роман Дорохин, "Пенетрон" компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Игорь Черноголов килде.
Свердловск өлкәсендә “Татаркино” дүрт фильм тәкъдим итәчәк. Алар арасында Илшат Рәхимбайның “Әпипә”, Рамил Фазлыев белән Рәшит Маликовның “Сөмбел”, Илдар Ягъфаровның “Байгал” һәм “Исәнмесез”фильмнары бар.
Татарстан көннәре 26-нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар Свердловск өлкәсендә тугыз мәйданчыкта узачак.