“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның 136 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узачак

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022 елның 21 апрелендә, 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның 136 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

  • Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары
  • Зәйдулла Ркаил Рафаил улы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
  • Мөслимова Ленария Радик кызы-  Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе
  • Вафина Эльвира Шамил кызы – Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары

Элемтәләр өчен: Плаксин Даниил Александрович, +7(927)031-04-42.

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.

Казанда алар гадәттәгечә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана (Г.Тукай скверы), ә шагыйрь һәйкәле янында Татар опера һәм балет академия театры янында казанлыларны һәм башкала кунакларын шигърият бәйрәменә көтәчәкләр.

Шәһәр үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак.

Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Быел премиягә 19 кандидат тәкъдим ителде.

 «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International