«Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм КФУда туристлык-рекреация өлкәсен үстерү буенча конференция узды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

18-19 апрельдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында һәм Казан (Идел буе) федераль университетында «Туристлык-рекреация өлкәсе үсеше потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференциядә ике көн эчендә 100 дән артык кеше катнашты. Үзләренең докладларын Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан катнашучылар тәкъдим итте.

Конференция нәтиҗәләре буенча мәкалә басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International