ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Кичә Казан Кремлендә КФУның астрономик обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә узды.

Чараны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелек ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Әлеге номинацияне алга сөрү аеруча мөһим, чөнки ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче утырышы Казанда июнь аенда узачак.

21 февраль Халыкара туган тел көнендә 15:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» кинофестивале узачак.

Чара брейн-ринг форматында ике төркем - "Раифский Витязь" Раифа махсус уку-тәрбия кадет корпусы укучылары һәм "Фарватер" 78 нче номерлы лицей Кадет берләшмәсе укучылары арасында узачак. Катнашучыларны тел мәдәнияте, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белү буенча ярышлар көтә.

Чарага керү ирекле.

21 февраль Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йортында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концерт залында республикада  яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясаячак.

Концерт Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “МираS” ансамбленең җанлы инструменталь башкаруында узачак.

Концертка керү бәйрәмгә чакыру билетлары буенча. Өстәмә мәгълүматны 8(843)237-97-90 һәм  237-97-88 телефоннары аша алырга мөмкин.

Казан Мэриясе татар телендә өр–яңа «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан мәктәп укучыларын 26-27 февральдә узачак кастингка чакыра. Әлеге студиядә киләчәк буын үзен шәхси, профессиональ һәм иҗади яктан үстерә ала.

23 февраль 10:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә бөек татар рәссамы Бакый Идрис улы Урманчының тууына 125 ел тулу уңаеннан иҗади очрашу узачак.

Чара кысаларында беренче тапкыр Б. Урманчының кулъязмалары күрсәтеләчәк. Аның шәхси архивыннан СССРның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә хатлары; татар теле этимологиясенә багышланган материаллар; аның шигъри әсәрләренең караламалары күрсәтеләчәк.

 Бакый Идрис улын шәхсән белгән сәнгать белгечләре, шагыйрьләр, филологлар, рәссамнар чыгышы көтелә.

Кичә “Чулпан” Мәдәни үзәгендә “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты узды.

Конкурс 2021 елның 15 октябрендә башланды һәм республиканың барлык районнарын, Россиянең 38 төбәген һәм 7 илне колачлады.

Барлыгы 42 меңнән артык гариза каралды.

Бәйге ел саен герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлеген саклап калу, шулай ук нәфис сүзгә кызыксыну уяту максатында үткәрелә.

Катнашучылар өчен яшь чикләүләре юк.

Быелгы номинацияләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Элек 7 номинация булса, хәзер аларның саны - 11.

Конкурс нәтиҗәләре белән сылтамага кереп танышырга мөмкин.

18 февральдән 23 мартка кадәр "Окно" хәзерге заман сәнгать галереясендә Казанның яшь скульпторларының "Кагылу ноктасы" күргәзмә проектын тәкъдим итәчәкләр.

Күргәзмәдә алты авторның экспонатлары күрсәтеләчәк: Зөлфия Мөхәммәдьянова, Артур Давыдов, Ксения Зубкова, Тимофей Тюрин, Дамир Закиров һәм Динар Сәлимов.

Авторлар тамашачыга матурлыкны тоярга тәкъдим итә. Скульптуралар дөньясында һәм махсус әзерләнгән паннода дөньяга карата үз "Нокта"ңны күрсәтергә тырышып карау максаты куела.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Чуаш Республикасы делегациясе катнашында Казан һәм Сурск оборона чикләре  төзелешенең 80 еллыгына багышланган киңәшмә узды.

Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуаш Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эше буенча министр урынбасары Георгий Богуславский, “Таткультресурсцентр” ДБУ директоры Алсу Мифтахова, Чуаш мәдәният министрлыгының “Чуаш дәүләт филармониясе” АУ директоры Максим Матросов, Чуаш мәдәният министрлыгының “Чуаш милли музее” БУ директоры Ирина Меньшикова, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча яшьләр өчен гражданлык-агарту проектын оештырырга тәкъдим ителде, аның нигезенә Казан һәм Сурск оборона чикләре төзелешенең 80 еллыгына багышланган театраль куелышлар салынырга тиеш диелде.

«Әниләр һәм балалар милли костюмнарда» Халыкара фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Катнашучыларның яше чикләнмәгән, шулай ук фотосессиядә әти, әбиләр, бабайлар һәм гаиләнең һәркайсы төшә ала.

Чараның төп максаты - Россия территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритын күрсәтү. Бу идея геройларның костюмнары һәм фоторәссамның таланты аша чагылдырачак.

Чара "Хатын-кызларның интернациональ берлеге" тарафыннан оештырыла. Конкурста катнашу өчен гаризаны агымдагы елның 25 августына кадәр бирергә мөмкин. 15 сентябрьдә чараның рәсми сайтында 200 финалист һәм җиңүче игълан ителәчәк.

Нигезләмә

2022 елның 23 февралендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан  «Эрмитаж - Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан рәсем сәнгате, басма графика һәм гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә үзәк урынны Рубенс һәм аның ике кече замандашы - Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алачак.

Күргәзмә концепциясе авторы һәм кураторы - Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа рәсем сәнгате бүлегенең фәнни хезмәткәре Алиса Мезенцева.

Күргәзмәгә Дәүләт Эрмитажының фәнни хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән мәкаләләр һәм экспонатлар тасвирламасын үз эченә алган иллюстрацияләнгән фәнни каталог чыгарылган.

Күргәзмә киң мәгърифәтчелек программасы белән бергә үрелеп барачак. Программа белән түбәндәге  СЫЛТАМА буенча танышырга  мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International