Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы һәм Казан студентлары сугыш урыннарына экспедицияләргә әзерләнә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

23-24 апрельдә Казанның Студентлар эзтабарлар отрядлары Ленинград өлкәсенең Тосно районында узачак «Любань» язгы төбәкара эзләнү экспедициясенә юл тотачак. Студентлар белән бергә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров та бара.

23 апрельдә 13.00  сәгатьтә ТИСБИның актлар залында югары уку йортының  «Легион» отрядын озату оештырылачак. Студентлар белән бергә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров та бара. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң юлга чыгачаклар.

 Аннары экспедициягә «Кар десанты» (КФУ), «Химик» (КНИТУ), «Хәтер Китабы» (КНИТУ-КАИ) һәм «Эзләнү сукмагы» (КДЭУ) отрядлары китәчәк.

«Быел илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә, – дип искәртте Александр Александров. – Сугыш миллионлаган совет солдатлары гомерен алып китте, аларның күбесе әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Бүгенге көнгә кадәр сугыш кырларында йөзләрчә мең сугышчының җәсәдләре җирләнмәгән әле».

Егетләргә һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен эзләү һәм җирләү бурычы куела. Экспедиция 25 апрельдә башлана һәм 10 майда табылган җәсәдләрне Чудской Бор авылында хөрмәтләп күмү белән тәмамланачак.

«Экспедиция Россиядә һәм чит илләрдә эзләнү эшләрен үткәрү планы буенча узачак, – дип аңлатты Александр Александров. – План «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы тарафыннан расланган һәм ил Оборона министрлыгының Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча идарәсе белән килешенгән».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International