Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Архангельск шәһәрендә узган фестивальдә чыгыш ясады

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

12-17 нче апрель көннәрендә Архангельскида Халыкара балалар спектакльләре фестиваленең «ЭХО БДФ» программасы кысаларында тәүге тапкыр 2021 елның лауретлары тәкъдим ителде. Фестиваль программасы бай иде: драматик, музыкаль һәм курчак спектакльләре, кинофильмнар күрсәтелде, китап фестивале узды. Моннан тыш, «Моя Родина – Север» заманча балалар әдәбияты буенча режиссерлар лабораториясе үткәрелде.

Төп мәйданчыклар – Архангельск драма театры, Архангельск курчак театры һәм Северодвинск драма театры.

«ЭХО БДФ» программасы 12 нче апрель Архангельск драма театры сәхнәсендә Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган «Маленький принц» музыкаль әкияте белән ачылды. Төп рольдә – Россиянең халык артисты, Мәскәү Губерна театрының һәм Халыкара Зур Балалар фестиваленең сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков булды.

Архангельск курчак театры сәхнәсендә өч курчак спектакле тәкъдим ителде: «Вафельное сердце» КУКФО (Санкт-Петербург), «Русалочка» (Мәскәү өлкә дәүләт курчак театры) һәм «Полонез Огинского» (Чиләбе курчак театры) спектакльләре. Архангельск драма театры сәхнәсендә фестиваль кысаларында «Умеешь ли ты свистеть, Йоханна?» (Нягань яшь тамашачы театры) спектакле (режиссер – Иван Пачин), шулай ук DARK электроакустик операсы (Екатерина Василеван куелышы) күрсәтелде.

Ә 16 нчы апрельдә Архангельск тамашачысы шул ук мәйданчыкта танылган швед язучысы Астрид Линдгренның татар телендә "Мио, минем Мио!" әкиятен тамаша кылды. Режиссер Екатерина Гороховская куелышындагы Кариев театры спектакле тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Спектакль Бердәм Россия партиясенең "Театр – балаларга" федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә. 

Спектакль тәмамлангач, оештыручылар театр артистларына һәм дирекциясенә катнашучы дипломын тапшырдылар. Шулай ук БДФ балалар жюри әгъзасы Ножель Скрябина (6 яшь)  исеменнән уенчык – йомшак аюны бүләк иттеләр. Казан театры, үз чиратында, оештыручыларга чәкчәк һәм Казан тарихы турында китап бүләк итте.

Фестиваль 17 нче апрельдә Архангельск драма театры сәхнәсендә Мәскәү Губернасының "Малыш и Карлсон" (режиссер – Алла Решетникова) спектаклен күрсәтеп тәмамланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International