Быел 6-12 июньдә Казанда VII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак.
Форум онлайн һәм офлайн форматта узачак.
«Татаркино» документаль кино көннәре акциясен башлап җибәрә. Киноларны Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарындагы мәдәният сарайларында күрсәтү планлаштырылган.
Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләр авторлары катнаша ала.
Бүген 22 февраль Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә төп урынны Рубенс һәм аның кече замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алды.
А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә 25 февраль 15:00 сәгатьтә «Үзгәрешләр җиле» күргәзмәсе ачыла. Чара Яр Чаллы рус җәмгыятенең 10 еллыгы һәм "И.Н. Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге" оешуның 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.
18 февраль Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәүнең Л.Н.Толстой дәүләт музее җыентыгыннан «Лев Толстой фотокамера объективында» күргәзмәсен тәкъдир итү булып узды.
Бу язучы, философ, җәмәгать эшлеклесе, зур гаилә башлыгын шәхес буларак төрле яктан күрсәтә торган уникаль елъязма. Экспозициядә Лев Николай улының 1849 елда төшкән иң беренче рәсеме дә тәкъдим ителгән. Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан алынган предметлар да өстәлгән.
25 февраль 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтова үзенең «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдир итә.
Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ябык әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде.
«Бәйгегә 1500гә якын әсәр килү безнең рухи байлыгыбыз турында сөйли. Әлбәттә, бу бәйге дәвам итәргә тиеш. Мин аны дәвам иттерергә вәгъдә бирәм», - диде ул бәйгене йомгаклау тантанасында.
Бүген 21 февраль “Әкият” татар дәүләт курчак театрында III “Әкият-LAB” курчак театры лабораториясенең беренче көне башланды.
5 көн дәвамында театр артистлары һәм хезмәткәрләр театрдагы төрле мәсьәләләрне, марионет курчаклар һәм аларның төзелеш үзенчәлекләрен, алар белән эшләүнең төрле ысулларын ачыклаячаклар.
Лабораториядә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан танылган театр әһелләре килде. Исегезгә төшерәбез, “Әкият-LAB” лабораториясе 2022 елның 25 февраленә кадәр “Әкият” курчак театры базасында узачак.
"Мирас-наследие" балалар сәламәтләндерү лагеренда 26-28 февральдә узачак иҗади сменада катнашучылар авторлык программасы, бай халык уеннары, мастер-класслар, музыка һәм биюләр белән танышачак.
27 февраль 18:30 сәгатьтә «Истәлек – Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында концерт булачак, концертның турыдан-туры трансляциясе «Мәдәният.РФ» платформасында узачак.
Сменада «Дәррәү – Derrey» этномузыка лабораториясенең фольклор коллективлары һәм Инстаграм аккаунтында #уенфестконкурс2022 хештегы астында конкурс-флешмобта халык уены белән җиңүче @uen.fest. проекты катнашачак.
Осталар җитәкчелеге астында балчыктан чүлмәк ясау эше буенча остаханәдә тәлинкәләр, вазалар, чәчәкләр һәм хәтта Казан мәчесен ясаячаклар.
Һәр катнашучы тукымадан курчак ясаячак һәм «Speech working» тренингында халык алдында чыгыш ясау нигезләре белән танышачак.
Кичен «Татармультфильм» анимацион берләшмәсеннән «Волжские богатыри» мультфильмнары сериясен карау планлаштырылган.