ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Яшь талантларның «Балачак» халыкара вокаль конкурс-фестивалендә катнашырга чакырабыз. Мәдәни бәйге Казанда 2022 елның 1 февраленнән 15 маена кадәр дәвам итәчәк.
«Игелек янәшә» хәйрия фонды эгидасы астында 1 февральдә ел саен уздырыла торган яшь талантларның «Балачак» халыкара вокаль конкурс-фестивале башланды.   Фестивальнең максаты - үсеп килүче яшь буын арасында милли җыр культурасын үстерү һәм камилләштерү.
Фестивальнең бурычлары - яшь талантлы җырчыларны эзләү һәм барлау, үсеп килүче буынның иҗади үсешендә ярдәм итү, милли җыр культурасына уңай мөнәсәбәт формалаштыру, иҗади аралашу һәм башкаручылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен уңай мохит тудыру.
Нигезләмә
 


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 28 февраль Буа шәһәрендә профессиональ театр сәнгатен торгызуга 20 ел тула. Мондый вакыйга театр җәмәгатьчелеге өчен игътибарсыз кала алмый.


26
февраль, 2022 ел
шимбә

Бүген «Мирас-наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Uen Fest – Уен Фест» традицион уеннар Фестиваленең иҗади сменасы ачылды.


25
февраль, 2022 ел
җомга

28 февраль 16.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының халык алдында куелган максатлары буенча Иҗтимагый совет утырышы була. Утырышта 2021 елга нәтиҗәләр ясалачак.

Иҗтимагый совет утырышында барлык теләүчеләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган гражданнар катнаша алачак.

Теркәлү өчен анкетаны Elena.Chemerisova@tatar.ru электрон адресына "2021 ел нәтиҗәләре" тамгасы белән җибәрергә кирәк. Анкеталарны кабул итү 28.02.2022 сәг.10:00 тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешен тикшерүче җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән бергә ТР Мәдәният министрлыгы өчен ел саен бурычлар формалаштыра. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру уза.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 2021 елда халык алдында куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында мәгълүмат

16 марттан 20 мартка кадәр Казан дәүләт яшь тамашачы театрының "Зур гастрольләре" узачак.  Гастрольләрне «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМУ Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештыра.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре театрның 90 еллыгына багышланган, ул 2022 елның 30 ноябрендә билгеләп үтеләчәк. 

Ярославль яшь тамашачы театры 1984 елда танылган совет драматургы Виктор Розов ("Летят журавли" фильмы сценарий авторы) ярдәме белән оештырыла. 

Театр белән танылган Россия режиссерлары Сергей Розов, Станислав Таюшев, Александр Кузин, Роман Мархолиа җитәкчелек итә.

Ярославль театры мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм программасында катнаша, балалар йортларында спектакльләр күрсәтә, иректән мәхрүм ителгән яшүсмерләрне реабилитацияләүдә булыша.

«Зур гастрольләр» темасына багышланган һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрының 2022 елга планнары һәм юбилей сезоны турында матбугат конференциясе 16 мартта театрда узачак.

Спикерлар: Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Горнышева, Ярославль яшь тамашачы театры директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Наталия Прокина, В.С.Розов исемендәге яшь тамашачы театры артисты, РФ атказанган артисткасы Алла Кормакова, В.С.Розов исемендәге яшь тамашачы театры актрисасы Алина Сенюшкина, В.С. Розова исемендәге яшь тамашачы театры администраторы Татьяна Хандурова. Үткәрү вакыты турында тулырак өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Аккредитация: Завьялова Валерия 8(962)558-65-14 (WhatsApp, Telegram), tuz-press@kazan-tuz.ru

Татарстан халкы һәм кунаклар Масленица бәйрәмен берьюлы дүрт музейда билгеләп үтә алачак.

Бу Татарстан Республикасының Милли музее һәм аның өч филиалы - Боратынский музее, Горький һәм Шаляпин музее һәм Красновидово авылында урнашкан Горький музее. Аларның һәркайсы үзенең бәйрәм программасын тәкъдим итә.

Дүрт музейда коймак белән сыйлану бәйрәмнәренең программасы - ТР Милли музее сайтында.

2022 елның 28 февралендә 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2022 елда Б.Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгы премиясенә республика конкурсы башланып китү темасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Ньюсмейкерлар:

  • Юлия Әдһәмова - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;
  • Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова - ТР Фәннәр академиясенең "Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты" дәүләт бюджет учреждениесенең төп фәнни хезмәткәре ;
  • Розалия Нургалиева - Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее директоры.

Элемтә өчен тел: +7(927)031-04-42 Даниил Плаксин.

«Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсы илебездә яшьләр сәнгатенә ярдәм итүгә, хәрби тарихны өйрәнүдә ярдәм итү һәм аны популярлаштыруга, ватанпәрвәрлекне тәрбияләүгә, милләт бердәмлеген ныгытуга, рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиягә, буыннарның тарихи һәм мәдәни бәйләнешен ныгытуга юнәтелгән.

Катнашу өчен гаризалар 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрдән кабул ителә. Гаризалар 1 нче июньгә кадәр кабул ителә.

Әсәрләр Петр I образының бөеклеген һәм аның гамәлләрен чагылдырырга, Россия императорының 350 еллык юбилеен тасвирларга тиеш.

Номинацияләр:-
«Живопись әсәрләре»,-
«Скульптур әсәрләр»,-
«Декоратив-гамәли сәнгать»,-
 «Әдәби әсәрләр»,-
«Стрит-арт әсәрләр»,-
«Яңа формалар».

18-35 яшь категориясендә җиңүчеләр (1, 2, 3 урыннар) акчалата премияләр алачак, 14-17 яшь категориясендә җиңүчеләр - планшетлар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрнең хезмәтләре Мәскәүнең иң эре күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Катнашу өчен гариза бирергә, конкурсның Нигезләмәсе белән великийпетр.рф сайтында танышырга мөмкин:

https://xn--b1agalagfg4blv.xn--p1ai/

Конкурсны Россия хәрби-тарих җәмгыяте, эчке туризмны үстерү Агентлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.

2022 елның 28 февралендә Буа шәһәрендә һөнәри театр сәнгатен торгызуга 20 ел тула.

Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Буа дәүләт драма театрында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республиканың алдынгы театрлары җитәкчеләре катнашында «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» темасына түгәрәк өстәл узачак. Модераторлар: Раил Садриев һәм Нияз Игъламов.

Буага бару өчен журналистларга аккредитация узу кирәк. Телефон: +7-927-031-04-42, Даниил Плаксин/ яисә Daniil.Plaksin@tatar.ru почтасына хат җибәрү сорала.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Лекторлар лигасы - мәгърифәтчеләр бәйгесе, чара кысаларында һәркем үз көчен лектор сыйфатында сынап карый, чыгышлар ясау күнекмәләрен камилләштерә, үз аудиториясен таба һәм тырышлыгы өчен бүләк ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International