Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

29 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның «Terra Bular» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.

Күргәзмәдә «Кол Гали», «Идел Болгары сакчылары», «Иделдә болгарлар» кебек картиналар күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International