РФ халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры “Пушкин картасы” программасы буенча яшьләр һәм балалар өчен күчмә концертлар сериясен башлый.
Коллектив Татарстан Республикасының төрле районнарында белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре укучылары өчен концертлар бирәчәк.
ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының күчмә концертлар сериясенең беренче чыгышы 24 мартта Баулы шәһәрендә узачак. Оркестрның чыгышлары 31 март көнне Яр Чаллы, 8 апрельдә Бөгелмә, 15 апрельдә Әлмәт шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
14 яшьтән 22 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр өчен «Кино авазы: саундтреклар тамашасы» кызыклы музыкаль программа яшь буынның күңелен күтәрү учен генә түгел, халыкка җиткерү өчен дә куела. ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының концертларын "Пушкин картасы" буенча Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә карарга мөмкин.
2022 елның 25 марты 10:00 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узачак. Россия Федерациясе бу көнне мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле ведомстволары һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашачак.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасында мәдәният үсеше һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләре, шулай ук тармакны үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышу планлаштырыла.
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышында катнашырга чакырабыз.
Аккредитацияне 24 мартка кадәр түбәндәге почта аша узарга мөмкин: Daniil.Plaksin@tatar.ru.(Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышына дигән билге кую сорала).
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта республиканың ведомство җитәкчеләре Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү буенча башкарылган эшчәнлек һәм планнары турында сөйләделәр.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Комиссия эшчәнлеге турында - татар телен куллану өлкәсен киңәйтүе һәм туган телдә коммуникатив аралашуны популярлаштыру белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, дип билгеләп үтте.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Узган ел Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында 450 мәдәни чара уздырылган. Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Россия төбәкләрендә татарларның милли-мәдәни автономияләре белән берлектә татар халкының күренекле вәкилләре юбилейларына, Россия төбәкләрендә Сабантуй бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрелгән. Татарстанның матди булмаган мәдәни мираслары реестрына 50 объект кертелгән. "Татарстанның электрон китапханәсе" платформасында татар язучыларының 90 мең китабы цифрлаштырылды һәм урнаштырылды, - дип ассызыклады министр.
Министрлык милли-мәдәни инициативалар белән хезмәттәшлеккә, грант ярдәменә, мәдәният өлкәсенә яңа практикалар кертүгә аерым игътибар бирә, дип өстәде министр. Әйтик, 2021 елда Министрлык бинасында мәдәни инициативаларга грант ярдәме күрсәтү буенча күпсанлы мәктәпләр һәм интенсивлар узды.
Ирада Әюпова Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узачак мәдәни чаралар планына аерым игътибар тукталды.
2022 елның 27 мартында Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Тантана" театр премиясе җиңүчеләре игълан ителәчәк.
Бүләкләү тантанасы беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Соңгы елларда Кама аръягы кызыклы театр проектларын җәлеп итү һәм тормышка ашыру урынына әйләнеп бара. Әйтик, Аяз Гыйләҗев исемендәге театр төрле мәдәни институцияләр һәм креатив индустрияләр хезмәттәшлегенең уникаль мәйданчыгына әйләнде, ә быел автошәһәрдә «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачу планлаштырыла.
«Тантана» премиясе республиканың драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясен бирү Комиссиясе карары нигезендә бирелә.
Быел ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Актерлар арасында Комиссия 42 лаеклы номинантны билгеләде.
Чарада кунаклар театрның яңа бинасы белән танышачак, күргәзмә залында яшь каллиграфчы Айзат Минһаҗевның «qot» күргәзмәсен күрәчәк.
Автобуслар Г.Камал театры бинасыннан сәг. 12:30 да кузгалачак.
Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт.
Башлана 17.00 сәгатьтә.
Хәбәрчеләр өчен аккредитация:
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалары һәм массакүләм мәглүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге белгече Даниил Плаксин, тел. +7(927)031-04-42 Daniil.Plaksin@tatar.ru
А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева, тел. +7(927)451-96-49
2022 елның 24 мартыннан 2 апреленә кадәр ТР “Республика балалар китапханәсе” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башлана. Бу ватан балалар әдәбиятында иң мөһим вакыйгаларның берсе, аның сиксән еллык тарихы бар. Бу көннәрдә балалар китапларына багышланган чаралар үткәрелә. Быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгы Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланган.
Акциянең төп максаты Россия китапханәләренең һәм язучыларының ролен алга сөрү, илебез халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын саклап калу һәм үстерү. 2022 ел илебездә Россия халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
«Балалар китабы атнасы»н үткәрү идеясе 1943елда балалар язучысы Лев Кассиль инициативасы белән барлыкка килгән.
Авыр сугыш елларында балалар язучылары сабыйларны рухландыру һәм сөендерү максатыннан 1943 елның 26 мартында бәйрәм оештырырга карар кылганнар. Әлеге чарада Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков һәм башкалар катнашкан. Язучылар шигырьләр, әсәрләреннән өзекләрен укыганнар, үзләренең иҗатлары белән уртаклашканнар, балаларның сорауларына җавап биргәннәр, күңелле әдәби уеннар үткәргәннәр. Ул нибары бер көн дәвам иткән. Ләкин бер көннең аз булуы шул вакытта ук аңлашылган һәм 1944 елдан әлеге бәйрәмне бер атна дәвам итәргә карар кылганнар. Аны күп еллар буе Корней Иван улы Чуковский алып барган.
50 нче еллар ахырыннан бирле акцияне бөтен Советлар Союзында бөек илебезнең барлык почмакларында уздырганнар. Татарстанда "Балалар китабы атнасы" беренче тапкыр Республика балалар китапханәсендә 1946 елда бәйрәм ителгән.
Бөтенроссия балалар китабы атнасына ТР ДБМУ «Республика балалар китапханәсе» нәни китап укучылар өчен кызыклы һәм файдалы программа әзерләде:
Язучылар, шагыйрьләр һәм шагыйрәләр Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева - Дробышская һәм башкалар белән әдәби очрашулар;
-кызыклы китап күргәзмәләре;
-танып белү викториналары;
-Республика балалар китапханәсенең иҗат остаханәсендә җылы һәм кызыклы очрашулар;
-дискуссион киноклуб!
Безнең чараларны күрергә килегез һәм дусларыгызны да чакырыгыз! Чаралар кызыклы, масштаблы, танып белү, ә иң мөһиме - әдәби булачак! Сезне Республика балалар китапханәсендә күрергә чын күңелдән шатбыз!
Тулы программа һәм чараларны уздыру тәртибе турында рәсми сайтта: http://rdb.tatar/, 8 (917) 234-28-03 телефоны аша яисә https://t.me/rdb_rt81 телеграм каналда танышырга була.
27 март Татарстан Республикасы Милли музеенда “Хәтер сакчысы” дип исемләнгән чара узачак. Ул композитор Нәҗип Җиһановның, аның хатыны Нина Жиһанова (1922-2009) музееның беренче директоры тууына 100 ел тулуга багышлана. Очрашуда директорның туганнары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашачак. Мәдәни чарада Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм укытучылары һәм Татарстан Республикасының дәүләт кыллы квартеты чыгыш ясаячак.
Нина Илья кызы күренекле татар композиторының 40 елга якын тормыш юлдашы була. Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган кыз үзен балалар тәрбияләүгә һәм өй эшләренә багышлый.
Нина ханым гомеренең соңгы 20 елын Нәҗип Гаяз улының иҗади мирасын саклаучы була. Ул композиторның мемориаль музеен оештыручы һәм аның беренче директоры була.
Бу чорда композитор архивын системага салу буенча зур эш эшләнә: Н.Г.Җиһановның әсәрләре басылып чыга, «Нәҗип Җиһанов йолдызлыгы» сериясеннән архив материаллары нигезендә китаплар чыга башлый. Казан консерваториясе белән берлектә "Нәҗип Җиһанов" ике томлыгы әзерләнә һәм бастырыла. Статьялар. Истәлекләр. Документлар
Нина Илья кызы инициативасы белән Җиһановның 90 еллыгына һөнәри фортепиано конкурсы оештырыла, Казанның 93 нче номерлы гимназиясендә композиторга багышланган мәктәп музее ачыла. 2001 елда композитор Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры ачыла.
Нина Җиһанова музейда Нәҗип Гаяз улының тормышындагы кебек үк музыка яңгыравын оештыра. Аның инициативасы буенча Музейда музыкантлар белән рәсми булмаган очрашулар үткәрелә башлый. Шундый очрашуларның берсендә композитор Нина Илья кызы Леонид Любовскийга Н.Җиһановның кытай әкияте буенча язылган, ләкин тәмамланмаган «Жёлтый Аист» балетын төгәлләргә тәкъдим итә һәм композиторның нияте тормышка ашырыла.
Чара: 27 март көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак (Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 йорт, конференц-зал, 2 кат).
Башлана: 14:00 сәг. Керү ирекле.
2022 елның 15 июненнән 16 июненә кадәр Мәскәүдә күпбалалы гаиләләрнең Бөтенроссия форумы узачак. Проектны авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фонды һәм «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
2021 елда Мәскәүдә демографик бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле механизмнарын эзләү өчен «Күпбалалы Россия» Бөтенроссия форумы узды. Форум Россия төбәкләреннән меңнән артык катнашучыны туплады. Форумның ачык нәтиҗәләренең берсе "Социаль практикалар каталогы" басмасы булды, анда күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең 100 уңышлы проекты керде. Бу идеяләр инде төбәкләр тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм федераль дәрәҗәдә карала. Форум нәтиҗәсендә бөтен ил буйлап күп балалы гаиләләр мәнфәгатьләрендә эшләүче оешмаларны берләштерүче бердәм коммуникация платформасы булдырылды. Форумда күп балалы гаиләләрнең актуаль проблемаларына масштаблы мониторинг нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
2022 елда форум күп балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле инструментлар эзләү эшен дәвам итәчәк, шулай ук яңа тема - репродуктив сәламәтлек культурасы, илдәге демографик вәзгыятьне яхшыртуның мөһим факторларының берсе, дип белдерде.
Әзерлекнең беренче этабы - "Россия - сәламәтлек территориясе" конкурсы.
Конкурсның максаты - күп балалы гаиләләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле тәҗрибәләрне ачыклау. Гаризалар 1 марттан 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Икенче этап - "Гаилә һәм балалар өстенлеге" конкурсы.
Конкурсның максаты - күп балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау. Гаризалар 1 апрельдән 15 майга кадәр кабул ителә.
Конкурс турында мәгълүмат һәм теркәлү - praktikaregion.ru сайтында.
Җиңүчеләр өчен кунакханәдә бушлай урнашу һәм форумның мәгариф-эшлекле программасында катнашу каралган. Шулай ук аларга форум күргәзмәләрендә казанышларын күрсәтү мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Җиңүче проектлар турында мәгълүмат электрон каталогта урнаштырылачак, аны РФ субъектларында тарату планлаштырыла.
Конкурсларда җиңүчеләр «Сәламәт гаилә - көчле Россия» 2022 елның 20 маенда йомгаклау конференциясе вакытында игълан ителәчәк.
Элемтәгә керү өчен оештыру комитеты вәкиле: Елена Рапопорт, e-mail: region@oms.msk.ru, тел: +7 926 120 19 97.
Тэги: Гаиләләр белән эшләү
Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре алдыннан, 24 март, 11:00 сәгатьтә, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.
21-28 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында “Театр атнасы” уза.
Иҗади проектның ачылу тантанасы 2022 елның 21 мартында 16.00 сәгатьтә мәдәният институтының концертлар залында узачак.
Институт фойесында Татарстан Республикасы театр күргәзмәсе һәм дәүләт драма һәм курчак театрлары экспонатлары куелачак.
Проектның программасы буенча «Театр атналыгы» дәвамында театр иҗат кафедрасы профессорлар-укытучылары тарафыннан актерлар осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Театраль педагогика өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында 2022елның 24 мартында 10.00 сәгатьтә «NEXT буыны театраль сәнгатне үстерүнең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.
«Театр атнасы» иҗади проектының «Ябылу тантанасы» 2022 елның 28 мартында 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак.
26 март А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музейда "Горький традицияләрен дәвам итеп" программасы узачак.
Ул Горькийның туган көненә (1868-1936) һәм илнең иң борынгы әдәби берләшмәсенең (ЛитО) 80 еллыгына һәм Казан шагыйре Марк Зарецкийның 85 еллыгына багышланган. Кунакларны экскурсияләр, Казан шагыйрьләре чыгышлары, яңа күргәзмәне тәкъдир итү, концерт көтә. Чараларга керү түләүсез. Горький исемендәге әдәби премия тапшырылачак.
2018 елдан премия Татарстан мәдәният министрлыгының әдәби премия реестрына кертелгән.
Бәйрәм азагында Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары катнашында «Горький һәм музыка» дип исемләнгән концерт булачак. Анда Горькийның яраткан композиторларының әсәрләре яңгыраячак.
Керү ирекле.