ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Ораторлык сәнгате - кызыклы, мавыктыргыч, бик кирәкле фән.  Сез халык алдында матур итеп чыгыш ясый алачаксыз, яңа танышлар, элемтәләр кора һәм аралашудан курыкмаячаксыз.

Ораторлык сәнгате буенча мастер-класс "Мәдәни чорма" ("Культурный чердакЪ") мәгърифәтчелек проекты кысаларында уздырыла.
Чарада катнашучылар уңышлы чыгыш ясау серләрен, аралашу кагыйдәләрен, ораторлыкның һәм аудиториянең үзара хезмәттәшлеген һәм сөйләм сыйфаты турында белә алачак.

Мастер-классны Казан дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Елена Калаганова алып бара.

Кайчан?  24 март 15:00 сәг.
Кайда?
А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 26.
Билетларны түбәндәге сылтама буенча сатып алрыга мөмкин:
https://kzn.kassir.ru/obrazovanie/teatr-uj-polon-loji.
(Пушкин картасы буенча керү мөмкин)

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 236-03-58
 

21 март – халыкара Даун синдромлы кешеләр көнендә “Могҗиза” студиясендә Елизавета Чурикова чыгышы булып узды. 

24 март көнне "Хәзинә" галереясендә ТР халык рәссамы Рәшит Газиев истәлегенә багышланган күргәзмәне ачу тантанасы узачак (1954 - 2021).
Рәшит Газиев 1954 елның 10 февралендә Казанда туган. Театраль рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманчы исемендәге премия лауреаты. 1974 елда Казан сәнгать училищесын, 1980 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кино институтын тәмамлый. 1991 елдан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. 2001 елда рәссамга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
1985-1988 елларда Газиев Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрының баш рәссамы булып эшли. 
Күпсанлы театраль постановкаларның декорацияләре һәм костюмнары авторы булып тора. Алар арасында «Монда тудык, монда үстек» (1982), Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» (1987), Гаяз Исхакыйның «Жан Баевич» (1995), Шәриф Хөсәеновның «Әни килде" (1999), Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (2000) һәм башкалар бар.
Аның әсәрләре Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музеенда (Казан), ТР Музей фондында, Россия, АКШ, Бөекбритания, Швеция, Венгрия, Австрия шәхси җыелмаларында бар.
Күргәзмә агымдагы елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Арча районында “Созвездие-Йолдызлык” XXII ачык республика яшьләр эстрада фестиваленең алтынчы зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара муниципаль районнарыннан мең ярымнан артык яшь талант иясе катнашты. Мәртәбәле жюри тарафыннан 311 иҗади номер каралды, шуларның 78е алдагы этапка сайлап алынды.


18
март, 2022 ел
җомга

Кичә Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Ислам нуры" күргәзмәсе ачылды.

23 март көнне Боратынский музеенда гадәти булмаган күргәзмә ачылачак. Санкт-Петербург осталары каллиграфиясендә Державинның танылган оды «Ходай» фрагменты тәкъдим ителәчәк, төрле телләрдә һәм алфавитларда - кириллица һәм латиницадан алып әрмән һәм япон графикасына кадәр. Каләм һәм каллиграф хәрефләре пластиклары ярдәмендә оданың рухи һәм фәлсәфи мәгънәсен ачалар. Күргәзмә исеме - «Бөтен җирдә җан иясе». Державинның бөек «Ходай» одасы Петр Чобитько һәм аның укучылары каллиграфиясендә.

2022 елның 24 мартында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Мөселман дөньясының заманча музыкасы» дигән концерт тәкъдим итә. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Якын Көнчыгыш, Үзәк Азия һәм Россия төбәкләре мөселман композиторлары әсәрләре башкарылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең ТГ-каналлары исемлеге.

«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Андрей Лаврентьевич Прокопьевның (1922-1993) - Республика Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР Рәссамнар берлеге әгъзасы, XX гасырның икенче яртысында Татарстан һәм Россиянең лирик пейзажын үстерүгә зур өлеш керткән «Музыка цвета» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясенең 80 әсәре, шулай ук Илдар Галиев һәм рәссам гаиләсенең шәхси җыелышыннан тәкъдим ителәчәк.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 17 март дөньяда танылган балет солистының туган көне - Рудольф Нуриевка 84 яшь тулган булыр иде.

10 марттан 27 мартка кадәр  илебездә «Нуриев сезоннары»  халыкара мәдәни проекты гамәлгә  ашырыла.

Фестиваль Мәскәүдә, Уфада һәм Казанда уздырыла. 23 марттан 27 мартка кадәр «Мир» кинотеатрында артист турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук проектны оештыручылар, фильмнар иҗат итүчеләр, китаплар авторлары, Татарстан сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар узачак. Фестиваль көннәрендә шулай ук Рудольф Нуриев фотосурәтләре күргәзмәсе, балет артистларыннан мастер-класслар, Нуриев турында китаплар тәкъдир итү булачак.

Барлык чараларга да керү ирекле.

«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоны» кинофестивале программасы

Ә май аенда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале узачак, анда 10 спектакль тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International