Бүген Санкт-Петербургта XVII Халыкара китап салонында Татарстан иң яхшы инклюзив практикаларын тәкъдим итәчәк

2022 елның 20 мае, җомга

Китап салонының эшлекле программасы кысаларында "Татар теле бармак очларында" дип исемләнгән очрашу булачак. Очрашуда салон кунаклары китапларны нәшер итү тарихы белән махсус форматларда танышачак. Татарстан Республикасы театрларында милли телдә тифлокомментарий ясау тәҗрибәсе белән танышачак.

Очрашуны Гелюся Закирова һәм Айсылу Вәлиева алып бара,  алар Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәнең әйдәп баручы белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International