19 майда пионериянең 100 еллыгында Василий Аксёнов музеенда "Гена Стратофонтов маҗаралары" спектакленең премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды.
2022 елда Казанда туып-үскән Россиянең танылган язучысы Василий Аксёновның тууына 90 ел һәм Казан яшь тамашачы театры да 90 еллыгын билгеләп үтә. Театр бу даталарны берләштерде.
Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 майда 18:30 сәг. Казан яшь тамашачы театрында узачак.