Казан ратушасында ислам мәдәниятенең музей раритетларын күрсәттеләр

2022 елның 20 мае, җомга

20 майда Казан ратушасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее «Коръәннең алтын битләре» күргәзмәсен тәкъдим итте.

Каллиграфия сәнгате шамаиль кебек халык иҗаты жанрында чагылдырылган.

Күргәзмәдә татар каллиграфлары Фирдәвес Гыйрфанова белән Гөлназ Исмәгыйлеваның хәзерге шамаил үрнәкләре күрсәтелде. Каллиграфия буенча мастер-класс рәссам-каллиграф Әмир Билялов тарафыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International