«Манеж» күргәзмә залында «Дворян Йосыпов кенәзләренең нәселе» күргәзмәсе ачылачак

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

«Манеж» күргәзмә залында 26 июльдә 16.00 сәгатьтә «Архангельское» музей-утары җыентыгыннан «Йосыпов кенәзләренең дворян нәселе. Көнчыгыш сюита» күргәзмәсе ачыла.

Бер бүлек иң күренекле фамилия вәкиленә, эре түрә, дипломат, эшкуар һәм, иң мөһиме Европа дәрәҗәсендәге коллекционерга һәм мәдәният эшлеклесе Николай Борис улы Йосыповка багышлана. Күргәзмәгә килүчеләр беренче тапкыр балачакта аның һәм сеңелләре ясаган рәсемнәрен күрә алачак.

Күргәзмәне ачу тантанасында махсус кунак халыкара конкурслар лауреаты, пианист, композитор Дмитрий Мячин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International