Бүген 2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстандагы Әзербәйҗан милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, Россия әзербәйҗаннары төбәкара ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда ике ил арасында мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә ярдәм итү, татар һәм әзербәйҗан халыкларының тарихи-мәдәни элемтәләрен ныгыту, гомуми әдәби һәм музыкаль мирасны саклау һәм популярлаштыру, киләчәктә мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре кебек темалар каралды.
Хәзерге вакытта, очрашуда катнашучылар фикеренчә, халык сәнгать һөнәрләре, музыка һәм әдәби мирас, театр сәнгате өлкәсендә уртак проектларны үстерүне дәвам итәргә, шул ук вакытта Татарстан Республикасында яшәүче әзербәйҗан җәмгыяте әгъзаларын җәлеп итүне дә тәэмин итәргә кирәк дигән фикер яңгырады.