«823 чакрым» фильмының беренче өлеше төшерелде

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба районы Корсабаш авылында «823 чакрым» тулы метражлы сәнгать фильмының  беренче өлешен  төшерү тәмамланды.

«Фильмда буыннар бәйләнешен югалту һәм хәзерге заман яшьләре күзлегендә "кече ватан"ның әһәмиятен күтәрү», - дип ассызыклады картина режиссеры Әмир Галиәскәров.

Кинокартина татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» әсәрләре мотивлары буенча төшерелә.

Төшерү Казанда август башында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International