Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән чара узды. Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов арабыздан китеп барды.
Татар музыка җәмәгатьчелеге, озакка сузылган авырудан соң, 2022 елның 18 декабрендә 76 яшендә гомере буе татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган, танылган татар музыка мәдәнияте вәкиле, музыкант, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин вафат булды.
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-залында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста шул исәптән халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.
20 декабрьдә 18.30 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Снежная Королева: Поколение SNOW» спектаклен «Нур» балалар татар театр студиясе күрсәтәчәк.
24 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында "Көч китабы" спектакле премьерасы узачак. Режиссер Диана Сәфәрова һәм креатив продюсер Альберт Мәхмүтов Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча мультимедиа мюзиклын (драматург - Андрей Лысяков) тәкъдим итәчәк. Спектакль Казан яшь тамашачы театры бинасында Габдулла Тукай тарафыннан "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" поэмасын беренче тапкыр укуына 100 ел тулуга багышланган.
18 декабрь 18:00 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының төп сәхнәсендә чех язучысы һәм драматургы Карела Чапекның «Средство Макропулоса» пьесасы буенча «Секрет ее молодости» комедиясенең премьерасы була. Режиссер - куючы Илья Славутский.
Кичә Түбән Кама Халык иҗаты йортында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале булачак сериянең беренче мастер-классы булды.
Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Продюсерлар Берлеге оештыручылары - берлек рәисе Рифат Фәттахов, идарә әгъзалары Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, Җәүдәт Гыйльманов белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы 2022 елның 16 декабреннән 2023 елның 15 гыйнварына кадәр Яңа ел чаралары әзерләде. Казан Кремленең Яңа ел программасында - балалар тамашалары, музей күргәзмәләре һәм Кремль территориясе буенча экскурсияләр, аниматорлар чыгышлары, квестлар һәм башкалар оештырылачак. Яңа ел бәйрәмнәрен Казан Кремлендә уздырырга чакырабыз!