Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге сәхнәсендә «Снежная Королева: Поколение SNOW» спектакленең премьерасы булачак

2022 елның 18 декабре, якшәмбе

20 декабрьдә 18.30 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Снежная Королева: Поколение SNOW» спектаклен «Нур» балалар татар театр студиясе күрсәтәчәк.

Спектакль «Энергия Добра» программасы, «Татнефть» ТР СТД хәйрия фонды гранты кысаларында 2022 елда «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә тормышка ашырыла.

Спектакльдә шулай ук эчкерсезлек, шәхси үзенчәлекне саклап калу һәм талантыңны үстерү темасы да күтәреләчәк.

Студиянең сәнгать җитәкчесе - РФ атказанган артисткасы, ТР Халык артисткасы, Г.Камал исемендәге ТДАТ актрисасы, педагог, Г.Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты Наилә Гәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International