2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-залында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста шул исәптән халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.
Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.