Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Продюсерлар Берлеге оештыручылары - берлек рәисе Рифат Фәттахов, идарә әгъзалары Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, Җәүдәт Гыйльманов белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Сүз нигездә республикабызда цивилизацияле музыкаль индустрия булдыру турында барды. Очрашуда авторлык хокуклары, продюсер - башкаручы мөнәсәбәтләре, бу өлкәдә килеп туган проблемалар да тикшерелде.
"Мәсъәлә шактый катлаулы, әмма мин - закон яклы, - диде Ирада Әюпова. - Барлык сораулар да хокукый нигездә хәл ителергә тиеш".
Продюсерлар министрга рәхмәт әйтеп, аның эшен хупладылар. Министр һәм продюсерлар уртак хезмәттәшлек турында килеште.