Музыкант, композитор, ТР халык артисты Рамил Курамшин вафат

2022 елның 18 декабре, якшәмбе

Татар музыка җәмәгатьчелеге, озакка сузылган авырудан соң, 2022 елның 18 декабрендә 76 яшендә гомере буе татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган, танылган татар музыка мәдәнияте вәкиле, музыкант, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин вафат булды.

Рамил Сөләйман улы Курамшин 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе Сергачск районының Пожари авылы туган. Р.Курамшин «Өй артыгыз гөлбакча», «Кичер болыным», «Кайтса, әгәр яшь чагым», «Хушлашмый китәм», «Аерылулар бигрәк авыр», «Үлмәс моңнар», «Балачагым чыккан каршыма», «Җомга азаны» кебек бик күп җырларның авторы. Күп еллар дәвамында Р.Курамшин мәдәният һәм сәнгатькә багышланган мәкаләләр язды һәм бастырып чыгарды.

Югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен «ТАССР атказанган артисты» (1984 ел), «Татарстан Республикасының Халык артисты» (2001 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2017 ел) белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рамил Сөләйман улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. 

19 декабрь 11.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчетендә Р.С.Курамшин белән хушлашу була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International