ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2026 ел
җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр, театр сәнгате әһелләре,  кадерле сәхнә ветераннары, тугры тамашачыларыбыз!

Ихлас йөрәктән сезне Халыкара театр көне белән тәбрик итәм! Быел театр җәмәгатьчелеге берничә күренекле вакыйганы билгеләп үтә: татар профессиональ театрының 120 еллыгы, Большой театрның 250 еллыгы, Александринский театрның 270 еллыгы, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы. Бу вакыйгалар – чор тарихы гына түгел,  меңләгән кеше язмышы: актерлар, режиссерлар, рәссамнар, ут куючылар, костюмерлар, грим ясаучылар, музыкантлар, билет тикшерүчеләр, гардероб эшчеләре һ.б. Бу кешеләр – тере театр дип аталган могҗиза тудыручылар.

Бүген республикабызда 30га якын профессиональ театр, йөзләгән халык һәм балалар театр коллективлары эшләп килә. Без яңа театрлар төзибез, тарихи биналарны төзекләндерәбез, яшь белгечләргә һәм сәхнә ветераннарына ярдәм итәбез. Шулай да, театрның төп байлыгы ул – кешеләр. Тамашаны карарга килүчеләр, сәхнәдә балкучылар һәм сәхнә артында калучылар.

120 элек татар поэзиясенең кояшы Габдулла Тукай «Театр» шигырендә безнең өчен кадерле васыять әйтеп калдырган:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Кадерле коллегалар! Бу юлдан тугры атлавыгыз өчен: халык йөрәген уятып, яктылыкка, хакыйкатькә юл ачып, халыкка ышаныч бирүегез өчен рәхмәт сезгә!
Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне алдыннан, 1 апрельдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара була.


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 24 мартында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Л.С.Хакимҗанов рәислегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Коррупциягә каршы тору комиссиясенең (алга таба – Комиссия) чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы Раисы каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе утырышта коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Р.Б.Шрша һәм баш киңәшче Ю.В.Корнилов катнашты.

2026 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе субъектларыннан 2027 елда модель муниципаль китапханәләр төзү өчен федераль бюджеттан субсидия бирүгә гаризалар кабул итү башлана. Учреждениеләр «Милли проект «Гаилә»нең «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында яңартылачак. Гаризалар кабул итү 2026 елның 15 маенда Мәскәү вакыты белән 18:00дә тәмамлана.

24 мартта Татарстан Республикасы Милли музеена БРИКС илләренең беренче Халыкара матурлык конкурсы җиңүчеләренең өч таҗы тантаналы рәвештә тапшырылды. Һәр музей кунагы аларны 5 апрельгә кадәр күрә ала.

26 мартта, кич сәгать 18.30да, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телендәге «Фикерләшик» китап клубының очрашуы була. Бу – татар авторларының бай мирасын тикшерү һәм популярлаштыру өчен мәйдан, татар әдәбияты дөньясына чумарга, актуаль темаларны бәхәсләшергә һәм яңа әсәрләр белән танышырга теләүче фикердәшләрнең очрашу урыны.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Чын күңелдән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән сезне Мәдәният хезмәткәре көне белән котлыйм!

Мәдәният – халыкның җаны, бөтен дәүләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге төзелгән ныклы нигез. Сез көн саен мәңгелек кыйммәтләр сагында торасыз, алар безнең җәмгыятьне ныгыта, аны бердәм, көчле һәм рухи яктан сау итә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, кадерле мәдәният ветераннары!

Ихлас күңелдән Сезне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Без еш кына күпсанлы проектлар, зур күләмле чаралар һәм аларга йөрүче халыкның рекордлы саны турында сөйлибез. Әмма бу чаралар, минем өчен, беренче чиратта — кешеләр белән аралашу осталыгы. Китапханәгә, театрга яисә музейга килгән кеше бездән һәрвакыт җылы мөнәсәбәт, төгәллек һәм ярдәм көтә. Кайвакыт, урынлы әйтелгән бер җылы сүз теләсә-нинди зур планнардан да кадерле булырга мөмкин.


24
март, 2026 ел
сишәмбе

1–7 мартта «Меганом» иҗади индустрияләр академиясендә («Таврида.АРТ») «Киләчәкнең театральләштерелгән фолк-концертлары лабораториясе» программасы узды. Бер атна дәвамында иҗат итүче яшьләр музыка, театр һәм заманча технологияләрне бер сәхнәдә берләштерә торган тамаша шоуларын эшләде. Аларга Татарстан Республикасының атказанган артисты Регина Павлова кергән экспертлар җитәкчелек итте. Иң яхшы концепция быел августта «Таврида.АРТ» яшь сәнгать фестивалендә гамәлгә ашырылачак. «Таврида.АРТ» чаралары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.

Театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашуны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде. СФ спикеры мондый чараның беренче тапкыр узуын ассызыклады һәм катнашучыларны якынлашып килүче Мәдәният хезмәткәре көне һәм Халыкара театр көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International