2025 елның 4 декабрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының көнчыгыш залында юбилей сезоны тарихында якты нокта — Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурста җиңүчеләр булдылар:
I дәрәҗә Лауреат: «Ак җилкән» халык театры (Кайбыч районы) – «Тол хатыннар, тол кызлар», реж. С.П. Зиядиева.
II дәрәҗә Лауреат: «Тормыш җыры» халык театры (Актаныш районы) – «41ең арбалы хатыннары», реж. А.М. Хафизова.
II дәрәҗә Лауреат: «Сәяхәт» халык театры (Арча районы) — «Көтепләр кайтмасаң...», реж. Ф.Р. Фәттрахманов.
III дәрәҗә Лауреат: Татар драма театры (Биектау районы) – «Нәзер», реж. Ф.Ф. Шаһимәрданов.
III дәрәҗә Лауреат: «Умырзая» (Теләче районы) — «Мәхәббәт чишмәсе» коллективы, реж. Г.Г. Җамалиева.
XXV сезон тәмамланды, әмма «Идел-йорт» инде яңа тарихлар, талантлар һәм казанышлар өчен киләсе юбилейга юлны ача.