Ватан Геройлары көнендә Совет очучы-сынаучысы Георгий Константинович Мосоловка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
"Башкалар җиңә алмаган 6 рекорд куйган кеше. Без монда Ватанга Бөек хезмәт өчен тагын бер кат хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә җыелдык. Совет авиациясе аякка басуының иң ачык мисалларының берсе",-дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Үз чиратында очучының улы Георгий Мосолов белдергәнчә, бу көн – аның тормышында иң шатлыклы көннәрнең берсе, чөнки Ватан Геройлары көнендә аның әтисе истәлегенә мемориаль такта урнаштырганнар.
Ачылу тантанасында шулай ук Георгий Мосолов белән шәхсән таныш булган Россия Герое, очучы-сынаучы Марат Алыков та булды. Ул сөйләгәнчә, Мосолов үзендә бер үк вакытта югары профессиональ һәм уникаль кешелек сыйфатларын берләштергән.
Бу мемориаль такта авторлары — скульпторлар Луиза Бобокулова, Николай Комраков (Мәскәү шәһәре).