9-12 декабрь көннәрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган акция узачак, гамәлдәге барлык күргәзмәләрне дә бушлай карарга мөмкин булачак.
9 декабрьдә 15:00 сәгатьтә «Ташка уелган язмышлар» күргәзмәсе буенча бушлай экскурсия узачак. Күргәзмәнең концепциясе сугыш геройлары турындагы хәтерне саклау идеясе тирәсендә төзелә – танылган һәм исемсез, аларның язмышлары мәңгегә милли мәдәни мирас һәм иҗтимагый аңда басылган.
Шулай ук күргәзмә буенча оешкан төркемнәр өчен алдан язылу чаралары үткәрелә:
«Заман геройлары»экскурсиясе
«Яшь разведчиклар» мастер-класслы Квест