Хөрмәтле татарстанлылар, музыка сәнгатен яратучылар!
1 апрель көнне ХХ гасырның искиткеч пианисты, бөек дирижер һәм композитор Сергей Василий улы Рахманиновка 150 яшь тулыр иде. Казан һәрвакыт горурланып музыкаль даһи Рахманиновның истәлеген саклый. Ул ике тапкыр Казанда булган, монда концертлар биргән. Композитор Федор Шаляпин белән дуслар булганнар, алар бергә симфоник һәм камера концертларында, опера спектакльләрендә чыгыш ясаганнар.
Сергей Рахманиновның иҗат мирасы Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрын торгызуда әһәмиятле роль уйнады. Унике ел дәвамында коллектив сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский инициативасы белән Сергей Рахманинов исемендәге "Ак сирень" халыкара фортепиано музыкасы фестивален үткәрә. Танылган композитор әсәрләре Татарстан Республикасының әйдәп баручы оркестры репертуарында аерым урын алып тора.
Ел дәвамында безнең илдә әлеге музыкаль даһиның юбилее уңаеннан зур тантаналар уза. Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулу уңаеннан Татарстанда бик күп чаралар уздырыла: бу Татарстан Республикасының әйдәп баручы музыкаль коллективларына багышланган концертлар, музыкаль, китапханә, музей учреждениеләрендә тематик күргәзмәләр һәм лекцияләр, музыкаль белем бирү учреждениеләрендә концертлар һәм башкалар.
Татарстанның һәр шәхесенә, шушы юбилей чараларында булып, Сергей Рахманиновның музыкаль әсәрләре дөньясына чумуларын телим.