Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узачак

2023 елның 2 апреле, якшәмбе

3-8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Традиция буенча, анда иҗади портфолиосында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр булган яшь режиссерлар катнаша. Быел режиссерлар Олег Молитвин, Лидия Хазова һәм Степан Пектеев чакырылды.

Лаборатория - тормыш һәм иҗат ритмын югары тизлектә тоярга ярдәм итә торган бик кызыклы практика ул. Чакырылган режиссерлар, беренче көнне артистлар белән танышып, үзләренә команда туплап, биш көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен эскизлар әзерләячәк. Соңгы көнне, ягъни 8 апрельдә, алар әзер эшләрен – әзер эскизларын тамашачыларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим итәчәк. Төгәл вакытын соңрак хәбәр итәчәкбез.

Быелгы лабораториянең темасы – фантастика. Бала чакта барыбыз да шулхәтле оста фантаст булабыз без! Үз башыбызда гаҗәеп дөньялар тудырабыз. Үсеп җиткәч тә хыялыйлыгын җуймаган язучылар үз дөньяларын кәгазьгә төшерә, үзләре дә белмәстән, вакытны алдан күрә, күрәзә итә. Ә менә режиссерлар моны ничек итеп күрсәтер икән? Олег Молитвин «Тубагач» (Ш.Идиатуллин) әсәре белән эшли, Лидия Хазова драматург Булат Минкин белән берлектә – Алиса Селезнева турындагы хикәяләр (К.Булычев), ә Степан Пектеев композитор Илнар Фәйзетдинов белән берлектә Адлер Тимергалин әсәрләре буенча эскиз әзерли.

Режиссерларның эшенә театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Наталья Шаинян һәм Екатерина Рябова бәя бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International